11нче октябрьдан 16нчы октябрьга кадәр мәктәптә "Юлда игътибарлы бул" исеме астында сәламәтлек театрларына конкурс булып узды. Әлеге чараның максаты: укучыларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен тоту культурасы булдыру; юл билгеләре, аларның төрләре турындагы белемнәрен камилләштерү иде. Конкурста барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Чит илдән килгән Изабелла, чит планета кешесе Галәметдин, Белмәмеш, Шәвәли, урман җәнлекләре һәм кошлары юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр,искә төшерделәр, төрле уеннар уйнадылар.