Күк йөзендә йолдызлар күп булган кебек татар әдәбиятында шагыйрьләр бик күп. Алар арасында олы җанлы, ак, пакъ
күңелле Хәсән ага Туфан да бар. Аның лирикасы узган гасырда халык
тормышыннан, күңеленнән үткән шомлы елларның җанлы сәхифәсе булып
яңгырый. Шигърият күгендә якты, мәңге сүнмәс йолдыз булып кабынган Хәсән
Туфанга сикәлтәле, авыр һәм фаҗигале вакыйгалар, йөрәккә кара кан булып
утырырдай хәсрәтләр аша үтәргә туры килә. 1920нче елларда ук әдәбият
мәйданына килеп, 80нче елларга кадәр армый талмый иҗат эше белән
шөгыльләнгән бу кешенең иҗаты зур ихтирамга лаек.
9нчы декабрь көнне "Байраш төп гомуми
белем мәктәбе " ндә Хәсән Туфанның 110 еллыгы уңаеннан "Кайсыгызның кулы
җылы” дип аталган әдәби чара үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Чара эчтәлекле һәм уңышлы узды.