Байраш урта мәктәбендә әниләр көне уңаеннан "Әни җирдә иң зур кеше" дип аталган класстан тыш чара үткәрелде.Бәйрәмгә иң газиз кешеләр-әниләр, дәү әниләр чакырылды, аларга түрдән урын бирелде.Укучылар котлап матур шигырьләр сөйләделәр, әниләр турында язылган сочинениеләрне укыдылар, җырлар бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең икенче өлеше -әниләр җыелышы итеп планлаштырылган иде. Җыелыш бөек педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең гыйлем алу турындагы сүзләре белән башланып китте. Уку, белем туплау кебек темалар күтәрелде, чөнки 21 нче гасырда гыйлемсез яшәү мөмкин түгел.